Татарстан Президенты башкалабыз метрополитенында булганда шул хакта әйтте. Метроның икенче тармагын булдыру өчен «Сахаров» станциясеннән (әлегә ул төзелеп килә) җир асты юлын казу башланды.
Рөстәм Миңнехановка агымдагы эшләрнең барышы турында «Метроэлектротранс», «Казметрострой» җитәкчелеге вәкилләре сөйләде.
Бүгенгә – «Имәнлек» метро станциясе төзеп бетерелгәннән соң – Казан метросының гомуми озынлыгы 19,4 чакрым тәшкил итә, 11 станциясе бар. Җир асты юлы тәүлегенә 160 меңгә кадәр кешене кабул итә.
Шулай итеп, Казан метросының икенче тармагын тулы көченә төзү эшләре башлана. Аның бу яңа тармагы шәһәрнең биш районын: Идел буе, Совет, Яңа Савин, Мәскәү һәм Киров районнарын тоташтырып, Фучик – Сахаров – Космонавтлар – Компрессор – Футбол стадионы – Чуйков – Волгоград – Восстание урамнары аша узачак. Аны төзү берничә этапка бүленгән.
Рөстәм Миңнеханов метроны карау барышында килеп туган катлаулы икътисади вазгыятькә карамастан, әлеге зур проектны тормышка ашыруның дәвам иттереләчәген әйтте. «Нинди генә кризис булмасын, төзергә кирәк, – диде ул, метро төзүчеләргә мөрәҗәгать итеп. – Әле ярый, үз предприятиебез – «Казметрострой» бар, үз белгечләребез бар. Барыгызга да уңышлар телим».
Президент, Зур Казан боҗрасы һәм метро – Казан инфраструктурасын алга таба үстерү өчен иң кирәкле ике проект бу, дип билгеләп үтте. Ул шулай ук метроның, бигрәк тә шәһәрнең бер башыннан икенче башына йөрү өчен, иң уңайлы һәм иң җәһәт җәмәгать транспорты булып торуын искәртте.
Рөстәм Миңнеханов метро төзүчеләр белән аралашканнан соң «Айсылу» тоннель казу комплексын эшләтеп җибәрүдә катнашты.
«Казметрострой» генераль директоры Марат Рәхимов искә төшереп үткәнчә, метроның икенче тармагы «Имәнлек» һәм «Яшьлек» станцияләрендә Казан метросы боҗрасын йомачак. Хәзерге вакытта икенче тармакның беренче участогы – «Сахаров»тан «Имәнлек» станциясенә кадәр җир асты юлы казыла. Аның озынлыгы 5,8 чакрым тәшкил итәчәк һәм дүрт станциядән торачак.