Бу хакта Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Татьяна Голикова җиткергән.
Аның сүзләренә караганда, Россия Федерациясендә COVIDтан үлем күрсәткече 0,95% тәшкил итә һәм дөньядагы гомуми саннар белән чагыштырганда шактый түбәнрәк. «Иң түбән үлем күрсәткече Тамбов өлкәсендә, Свердловск өлкәсендә, Татарстан Республикасында, Рязань, Курск, Липецк, Ульяновск өлкәләрендә, Тыва Республикасында теркәлгән», – диде Голикова, Федерация Советында узган «Хөкүмәт сәгате»ндә чыгыш ясаганда.