Берничә кредиты булганнарга бурычлардан ничек котылырга? (Финанс министрлыгы белгече КИҢӘШЛӘРЕ)

Россиядә яшәүчеләрнең 47,1 проценты кредит бурычына ия.  Бүгенге шартларда күпләребезгә әҗәтне түләү шактый ук кыенлашты. Шуны истә тотып, РФ Финанс министрлыгы белгече Елена Кисмина РИА Новости хәбәрчесенә бурычтан дөрес итеп котылу юллары турында сөйләгән. “Кредитлар берничә икән, иң элек бер кәгазьгә, кечкенәсеннән алып, зурысына кадәр, барысын да  тәртип белән язып куегыз.  Башта бөтен көчегезне беренчесен – иң кечкенәсен түләүгә юнәлтегез.  Һәрбер артык тиенегезне шуны түләргә дип алып куегыз, ә калган кредитларыгыз буенча ничек кирәк – шулай гына түләүне дәвам итегез”, – дип киңәш биргән Кисмина. Ул шулай ук беренче бурычны түләп бетергәч, бөтен көчне инде икенчесенә юнәлтергә кирәклеген искәрткән. Белгеч әйтүенчә, болай эшләгәндә, тырышлыкның нәтиҗәсе бик тиз күренәчәк. Моннан тыш күбрәк акча эшләү һәм акчаны бөртекләп җыеп баруга этәргеч тә барлыкка киләчәк.

Кисмина кредит алу буенча да киңәш биреп үткән.  Ул кредитларны түбәнрәк ставкадан бирүче банкларны сайлап алырга чакырган. “Берничә банкка заявка җибәрергә кирәк. Җаваплар алганнан соң, страховка, комиссия түләүләрен һәм башка чыгымнарны кертеп, кредитлар бәясен исәпләп чыгарырга. Шуннан соң бу сумманы керемнәрегез белән чагыштырып карау киңәш ителә, бу кредит чыгымнарын күтәрә алу-алмавыгызны белү өчен кирәк”, – дип өйрәткән ул.   

Министрлык белгече шулай ук финанс мәсьәләсендә мөшкел хәлдә калган кешеләрнең ипотека яки кредит каникулыннан файдалана алуын да тагын бер кат искә төшергән.


Фикер өстәү