Ял кадерлеме, әллә бала сәламәтлегеме?

Бер баланың гомере өзелгән, берничә дистәдән артыгы җәрәхәт алган. Яңа ел каникулында «кабартылган чана» шуу әнә шундый күңелсез фаҗигаләргә китергән. Табиблар әти-әниләрнең киңәшләргә колак салмавыннан зарлана, тюбингта шуу куркыныч дип кисәтүдән мәгънә юк, ди. Ял кадерлеме, әллә бала сәламәтлегеме? Икенең берсен сайларга туры киләчәк.

Безгә акыл кермәгәнне…

Кунакка түгел, тауга, шугалакка барабыз! Каникулда күпчелек әти-әниләр, ачык һавада ял итеп, күңел ачты. Тау битләре күрмәгәнен күрә быел. Бала-чагасы гына түгел, әбиләр дә пыр тузып чанада шуа. Кем ничек булдыра, шулай кылана. Әнә Амур өлкәсендә 10 яшьлек малай утырган чананы хәтта машина белән тарттырып йөрткәннәр. Кызык-мызык хәерле тәмамланмаган гына. Кызу тизлек белән килгән машина туктый алмыйча, малайны бәрдереп киткән. Бала исән, әмма күкрәк читлеге җәрәхәтләнгән.

Машинага чана тагып йөрүчеләр бездә дә бар. Ел башында Алабугада яшәүче 3 яшьлек сабыйның агачка бәрелеп һәлак булуы да, телевизор-радиодан яңгырап торган саннар да куркытмый. Берничә ел элек кабартылган чанада шуып, Казанда 6 яшьлек кыз үлгән иде.

Социаль челтәрләрне ачсаң да, тауга барып, гыйбрәт алучыларның зарларын еш ишетергә була. Кемдер агачка, кемдер кешегә килеп бәрелгән. Инстаграм сәхифәсендә Казан блогеры да, Зөя тавында шуып, кызының җәрәхәт алуы турында язды.

– Кеше бик күп булгач, бер-берсенә килеп бәреләләр. Уеннан уймак чыкты, кызыбының бот сөяге сынды. «Ашыгыч ярдәм» машинасы чакыртырга туры килде. Хастаханәгә эләгүчеләр бер без генә түгел иде. Бер малайның баш миенә кан сауган. Соңыннан мине Инстаграмда, балаңны карамагансың дип гаепли үк башладылар. Аптырагач, сәхифәне ябып куйдым, – дип язган ул.

Әбиләр күңеле талпынганны, баланыкы талпынмыймыни?
– Кеше куян куа дип, мин дә куып караган идем. Оныкларга кызыгып, заманча йомшак чанага утырып, таудан җилдереп, бер төштем, ике… Өченчесендә аягымны бик нык авырттырдым. Менә хәзер аксаклап йөрим. Безгә акыл кермәгәнне, балаларга ничек керсен инде ул?! Янәсе, балачакны искә төшерәм. Балаларны шуудан тыеп булмый. Ак тәүбә, кара тәүбә, башка якын да килмәячәкмен, – ди Балтач районында яшәүче 70 яшьлек Фәүзия апа.

Хезмәттәшләребез дә ялда тик кенә ятмаган. Яшьлекләрен искә төшереп, чаңгы-чана шуган, шугалакка барган.
– Авылда рәхәтләнеп, ләгәндә шудык. Ел да бара торган урын, куркыныч түгел. Тауның урта бер җиреннән, юлны кыскартып шуабыз. Әлбәттә, балаларның «ватрушка»да шуасы килде. Әни, сатып ал инде, дип ялвардылар. Берсе әле каршы әйтеп тә торган була. Егылсак, синеке түгел, минеке авырта бит, ди. Сез безгә кадерле, шуңа күрә каршы, дидек. Кабартылган чана бер дә юньле әйбер түгел, аны хәтта прокатка да алырга кирәкми, – ди ике бала анасы Гөлгенә Шиһапова.

Барысына да әти-әни гаепле

Республика балалар клиник хастаханәсенең матбугат үзәгеннән быелгы вазгыять турында белештек. Яңа елның ун көнендә 139 кеше мөрәҗәгать иткән, шуның 50се кабартылган чанада, калганнары чаңгы, тимераякта шуганда, тауда имгәнгән. Күбесенең умыртка баганасына зыян килгән. Казандагы Бигичев урамындагы хастаханәгә исә имгәнгән 19 баланы китергәннәр. Көн саен 2–3 балага операция ясаганнар.

«Ватрушка»ның куркыныч ягы – аны идарә итеп булмый. Тауларда балалар бер-берсенә, агачларга, бина диварларына бәрелә. Шуңа күрә аңарда шуу икеләтә куркыныч тудыра. Балаларның баш, умыртка баганасы җәрәхәтләнә, эчке органнарына зыян килә.
Казан балалар клиник хастаханәсенең травматология бүлеге җитәкче Алексей Глушков әйтүенчә, әти-әниләргә тукып тору файдасыз, диварга борчак ату белән бер.

– Теләсә кайсы җәрәхәт – әти-әниләрнең саксызлыгы нәтиҗәсе. Безнең бүлектә тау чаңгысы курортында имгәнгән 7 яшьлек кыз дәвалана. Бу яшьтә кем баланы тау чаңгысына бастыра? Мин хәтта шундый 5 яшьлек баланы да күрдем. Әлбәттә, моның белән мактанып була, әмма бу спорт кечкенә балалар өчен түгел. Бездә эчке әгъзаларына бик нык зыян килгән бала да ята, – ди табиб.
Элек кышын таудан кайтып кермәдек, ничек җәрәхәт алмаганбыз?
– Кечкенә вакытта фанер кисәгендә шуганда, аяк белән хәрәкәтне туктатып яки каядыр борылып була иде. «Ватрушка» исә капкын кебек, аякны өскә куясың да «очасың». Мине саклану чарасы булмаган велосипед, самокат, чаналар сатып алучы әниләр гаҗәпләндерә. Башка кияргә шлем, тез, терсәкләрне каплый торган җайланмалар булырга тиеш, – ди табиб Владимир Иванов.

Таудан ничек имин кайтырга?

*Тауга әти-әниләр балалары белән бергә барсын, аларны күздән ычкындырмасын. Башта әти-әни үзе шуып карасын, ышынычлы булганда гына баласына шуарга рөхсәт итсен.
* Шуар өчен махсус җиһазландырылган тауга барырга кирәк. Анда күмәкләшеп шуарга ярамый. Махсус кагыйдәләр эленергә тиеш. Урмандагы яки парктагы тауга бармагыз.
* Чокырлары булмаган, почмагы 20 градустан артмаган тауны сайлагыз.
* Саклану чараларын, ышанычлы җиһазларны гына кулланыгыз.

Сәрия Мифтахова

Ильдар Мөхәммәтҗанов фотолары


Фикер өстәү