Рөстәм Миңнеханов “М-12” юлы төзелешен карады һәм күпер буласы урында киңәшмә үткәрде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “М-12” юлы төзелешен караганнан соң, күпер төзелеше урынында киңәшмә уздырды. Аңа республика территориясе аша уза торган җиденче һәм сигезенче участоклардагы эшләрнең барышы турында сөйләп үтелде. Төзелешкә барлыгы республиканың биш районы җәлеп ителгән.

Җиденче этапта туфракның үсемлек катламын алу, вакытлыча юл өчен плиткалар җәю, яктырткычлар кую эшләре алып барыла. Сигезенче этапта әзерлек эшләре башкарыла – вакытлыча килү юллары төзелә, төзелеш мәйданчыклары эшләнелә, инженерлык-геология тикшеренүләре үткәрелә. Идел елгасы аша салыначак күпер төзү эшләре башланган да инде.

Төзелеш барышында районнар башлыкларыннан өстәмә инфраструктура булдыру буенча кайбер мөрәҗәгатьләр алынган. Рөстәм Миңнеханов профильле ведомстволарга бу мәсьәләләрне карап, аларның чишелешләрен табарга кушты.


Фикер өстәү