95 яшьлек Рәшидә Камалетдинованы тиешенчә котлап киткәннәр: “Гүзәлгә дә рәхмәт, Сезгә дә!”

Биш көн элек редакциягә Казанның Вахитов районында яшәүче Рәшидә Камалетдинова шалтыратты. Исегезгә төшерәбез, ул үзен юбилее белән тиешенчә котламауларыннан канәгать түгел иде. Күңел кителерлек урын бар – әбине кичке якта бер яшь егет кенә килеп котлаган. Бер сөлге белән “Путин хаты”н кара пакетка салып кулына тотырган да китеп барган.

Без бу хакта Казан Башкарма комитеты җитәкчесе социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтовага мөрәҗәгать иттек. Ул исә, тиздән Вахитов районы хакимиятендәгеләр әбигә йә хат язарлар, йә барып гафу үтенерләр дигән иде. Әбидән гафу үтенеп кенә калмаганнар, аны бик сөендергәннәр дә.

– Адәм баласына бер җылы сүз җитә! Теге егет сүз белән котлыйбыз дисә дә, сезгә шалтыратмаган булыр идем. Бәйрәм алдыннан мине бик зурладылар. Хакимияттән килеп котладылар. Зур гөлләмә бүләк иттеләр. Бигрәкләр яратам бит мин чәчәкләр. Открыткалары да бар! Бер пакет тәм-том тутырганнар. Тәмле чәйләр, кыйммәтле чәкчәкләр! Яратып эчә торган 2 литрлы тәмле согымны да салганнар! Минем күңел тынычланды. Иң беренче рәхмәтем сезгә. Икенчесе – Гүзәлгә! Исән-сау гына эшләгез! Мине сөендергән өчен Аллаһы Тәгалә үзегезне зурласын! – диде ул.

95 яшьлек Рәшидә әби: «Юньләп котламадылар да…»


Фикер өстәү