Бер ана «җеннәрен чыгарам» дип 5 яшьлек улын үтергән

Санкт-Петербургта «җеннәр чыгару» йоласын башкарганда бер хатын 5 яшьлек улын үтергән.

Гаепләнүче сүзләренчә, баласының «җеннәре котра» башлагач, ул экзорцизм сеансы үткәрергә булган. Ана баласын җәзалап үтергәч мәетен балконга алып чыккан һәм полиция чакырткан. Хокук сакчыларына улын ваннада батып үлде, дигән.

Бик нык пешкән бала мәетен моргка, ә анасын психиатрия хастаханәсенә озатканнар. Хәзер әлеге факт буенча җинаять эше ачылды.


Фикер өстәү