“Ел инженеры-2021” республикасы бәйгесенә гаризалар кабул итү 4 октябрьгә кадәр озайтыла

“Ел инженеры-2021” республикасы бәйгесенә гаризалар кабул итү 4 октябрьгә кадәр озайтылган. Бәйге, Татарстан Президенты ярдәмендә, республика предприятиеләре һәм оешмаларының иң яхшы инженерларын ачыклау, бүләкләү һәм аларның уңай тәҗрибәсен тарату, шулай ук яшьләр арасында инженерлык хезмәтенә карата кызыксыну тудыру максатыннан уздырыла. Ул инде икенче тапкыр үткәрелә. Беренчесенә республиканың төрле предприятиеләреннән 250дән артыграк гариза алынган булган.

Бәйге өч категория буенча үткәрелә:

1. “Булачак инженерлар” – инженерлык белгечлеге буенча белем алучы студентлар арасында.
2. “Яшьлек, уңыш, перспектива” – 35 яшькә кадәрге студентлар арасында.
3. “Тәҗрибә, казанышлар, осталык” – 35яшьтән өлкәнрәк студентлар арасында.

Бәйге республика икътисадының төрле тармаклары буенча 12 номинациядә оештырыла:
1. Машина төзү (самолетлар, суднолар, приборлар төзү һ.б.);
2. Радиоэлектроника, элемтә, оптика;
3. Химия, нефть химиясе, биотехнологияләр;
4. Нефть сәнәгате;
5. Газ сәнәгате;
6. Энергетика;
7. Җиңел сәнәгать, агач эшкәртү, целлюлоза-кәгазь сәнәгате;
8. Медицина сәнәгате;
9.Азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате;
10. Төзелеш, төзелеш материаллары сәнәгате;
11. Транспорт, юл хуҗалыгы;
12. Авыл хуҗалыгы.
Бәйге 2 этапта: читтән торып һәм “очно” үткәрелә. Беренче этапта гаризалар кабул ителә, “очный” этапта катнашучылар сайлап алына. Икенче этап ике көнлек күчмә семинар (мастер-класслар, тренинглар, тест һәм хезмәтләрне яклауны үз эченә ала) рәвешендә уздырыла.
Бәйгедә җиңүчеләрне ел азагына таба Татарстан Президенты катнашында бүләкләү күздә тотыла.
Бәйгедә инженерлык белгечлеге буенча белем алучы вузлар студентлары һәм Татарстан предприятиеләрендә эшләүче инженерлар (җитештерүгә үзләреннән зур өлеш кертеп килүче инженер-конструкторлар, инженер-производственниклар һ.б.) катнаша ала.


Фикер өстәү