Путин мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләре белән очрашачак

Россия Президенты Владимир Путинның өлешчә мобилизация буенча чакырылган ир-егетләрнең гаиләләре, шул исәптән хәрбиләрнең аналары белән очрашуы әзерләнелә.

Бу хакта Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков журналистларга хәбәр иткән, дип яза “РИА Новости”.

“Мондый очрашу планлаштырыла, хәзер аңа әзерләнү эшләре алып барыла”, – дигән Песков.
Моңа кадәр “Ведомости”, үзенең чыганакларына таянып, Путинның Аналар көнендә – 27 ноябрьдә Россия хәрбиләре аналары белән очрашачагын хәбәр иткән.

Владимир Путин ноябрь башында, мобилизацияләнүчеләрчеләргә теләктәшлек буенча фикерләр ишетү өчен, халык белән очрашачагын вәгъдә иткән.


Фикер өстәү