Пай җиренә кагылышлы 4 сорауга ҖАВАП

Пай җирләренә кагылышлы сорауларга республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре аңлатма кертте.

1. Җир милекчеләре нинди хокукларга ия?
– “Авыл хуҗалыгы җирләре әйләнеше турында”гы федераль закон буенча, җир милекчесе аны арендага биреп торырга, устав капиталы буларак кертергә, бүләк итәргә һәм мирас итеп калдырырга хокуклы. Җир хуҗасы белән фермер, эре хуҗалык арасында килешү төзелә. Анда уртак бурычлар, җир пае өчен аренда түләве, җирне арендага бирү вакытлары һәм түләү шартлары күрсәтелергә тиеш. Арендага җир милекчесе, җир милекчеләре төркемнәре бирә ала. Кайбер очракларда аренда килешүен пайчының ышанычлы кешесе дә төзи ала. Мондый очракта күпьяклы килешү төзелергә тиеш. Килешү вакыты 11 ай булганда, аны Росреестрда теркәргә кирәкми. Калган очракларда аннан башка булмый.

2. Кеше ике арада төзелгән килешүне вакытыннан алда өзә аламы?
– Таләп итә ала, тик моның өчен хуҗалыкның яки фермерның түләүне билгеләнгән вакыттан ике тапкырга озаграк сузуы шарт. Моннан тыш, әҗәтен ала алмаучы кеше үз хокукларын яклап, судка да мөрәҗәгать итә ала.

3. Җирне инвесторларга тапшырганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?
Арендага бирүче аренда түләвенә, түләү вакытларына, килешү шартлары үзгәрүенә, субарендага бирү мөмкинлеге булуга, җирнең ни хәлдә булуын белү өчен аны күзәтеп тору мөмкинлеге булуга игътибар итәргә тиеш. Һәм пай җирләре бары тик билгеләнгән максатларда гына файдаланырга тиеш.

4. Бүген җир паен сатып алырга һәм сатарга теләүчеләр нәрсә эшләргә тиеш?
– Һәр пай хуҗасының кулында таныклык яки җирнең урыны, кадастр номеры, мәйданы язылган өземтә була. Пай җиренең бәясен билгеләгәндә участокның размеры, туфрагы, инфраструктурага булган ара искә алына. Пай хуҗасы аны килешенгән бәягә сата ала. Авыл хуҗалыгы җиреннән тулысынча файдаланыр өчен пай җирен рәсмиләштерергә кирәк. Ләкин пай җиренең үзенчәлеге шунда: ул еш кына кәгазьдә генә санала, ә чынлыкта бүленмәгән була. Һәм милекче аны файдаланмый гына түгел, кайда икәнен дә белми. Бүленмәгән пай җирен саткан очракта өстенлек калган милекчеләрдә була. Пай җирен бирү сату-алу килешүе буенча башкарыла. Милекче үз өлешен сату турында (бәясен күрсәтеп) башка милекчеләрне дә кисәтергә тиеш. Килешүне теркәү мәҗбүри.

Зөһрә Садыйкова әзерләде


Фикер өстәү