Карама йөзенә, кара әдәбенә
Локман Хәкимнең ике хатыны булган. Берсенең – күзе, икенчесенең аягы зәгыйфь икән. «Син – акыл иясе, ни өчен кимчелекле хатын алдың?» – дигән сорауга: «Хатын-кыз ирдән күркәмлектә, байлыкта, нәселдә – кимрәк, тәкъвалыкта артыграк булса хәерле. Күп вакыт чибәр хатын иргә түгел, ир аңа хезмәт итә, ир хатын колына әйләнә», – дип җавап биргән. Тарихка күз салсак та, дөньяларын тетрәткән падишаһлар чибәр хатыннары аркасында харап булган: Атилла, Александр Македонский һ.б. Төркиянең данлыклы Сөләйман патшасы да хатыны Роксалана алдында көчсез булган.
Акыллы кеше хатынны байлыгына, чибәрлегенә карап түгел, акылына, әдәбенә, тәкъвалыгына карап сайлый.
(«Локман Хәким нәсыйхәтләре» китабыннан)
Өч хәдис
Туганлык җепләрен өзүче белән дус була күрмә, чөнки Аллаһ андыйларны үз Китабында өч урында каргаган.
Нәселегезне өйрәнегез, шуның белән туганлык җепләрегезне бәйләрсез. Туганлыкны ныгыту гаиләдә мәхәббәтне булдыра, байлыкны арттыра һәм гомерне озынайта.
Гыйлем эстәүче гыйлемгә ирешер, гыйлемгә ирешкәч, гөнаһ кылудан куркыр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез