1 яшьлек сабый җилләткеч чыбыгына чорналып үлгән

Сабый ялгызы гына калган булган.

Кырымның Сакский районындагы туристлар базасында бер яшьлек малай электр җилләткече чыбыгына чорналып һәлак булган. Бу хакта “РИА Новости” яза.
Тикшерүчеләр мәгълүматларына караганда, әти-әнисе баланы ялгызы гына калдырып чыгып киткән. Сабый җилләткеч чыбыгына чорналып, “тозак”тан чыга алмаган. Аны бәладән коткаручы булмаган.
Тикшерүчеләр саксызлык белән үлемгә китерү очрагы буенча җинаять эше кузгаткан һәм экспертизалар билгеләгән. Тикшерү кысасында һәлак булган баланың гаиләсендә тәрбия мәсьәләсенә игътибары бәяләнәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре