Иртәгә – 1 июньдә Казанда “Әйбәт!” дигән тәүге балалар фестивале узачак. “Татнефть Арена” сәхнәсендә Россиянең эстрада йолдызлары белән берлектә Казанның иң яхшы балалар иҗат коллективлары да чыгыш ясаячак. Татарстаның халык артистлары Гүзәл Уразова, һәм Эльмира Кәлимуллина, Иван Җиһанов җитәкчелегендә “Шарм” эстрада-шоу театры, “Пицца” төркеме, “Дороги из города” бию театры, “Кристалл” шоу-балеты, башка артистлар нәни тамашачыларның күңелен күрәчәк.
Фестиваль Казан мэры Илсур Метшин тәкъдиме белән уздырыла. Чара бәйрәм хөрмәтенә иң зур тантанага әйләнәчәк: аны 10 меңнән артыграк бала тамаша кылачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез