1 сентябрь ял көне булачакмы? Дәүләт Думасына яңа закон проекты кертеләчәк

Дәүләт Думасына ата-аналарның 1 сентябрьдә ял алу мөмкинлеген закон дәрәҗәсендә беркетү турында закон проекты кертеләчәк. Эш бирүче бу көнгә ял бирүдән баш тарткан очракта, моны хезмәт нормаларын бозу дип санарга тәкъдим ителә, дип хәбәр итә «Татар-информ» РИА Новости агентлыгына сылтама белән.

Закон проектының авторлары – Дәүләт Думасының «Яңа кешеләр» фракциясе депутатлары Владислав Даванков, Антон Ткачев, Әмир Хәмитов Һәм Владимир Плякин. Инициатива РФ Хезмәт кодексының 128 маддәсенә (Хезмәт хакын сакламыйча ял бирү) үзгәрешләр кертергә тәкъдим итә.

«Ата-аналарның (опекуннарның, тәрбиягә алган ата-аналарның) уку елы башында баласын мәктәпкә озату өчен 1 сентябрьдә ял алу хокукын закон нигезендә беркетергә тәкъдим ителә. Мәктәптә уку елы башлану көнен бала белән бергә уздыру өчен 1 сентябрьдә ял бирүдән баш тарту хезмәт нормаларын бозу булып саналачак», – диелгән аңлатма язуында.

Документта билгеләп үтелгәнчә, әлеге инициативаны гамәлгә ашыру гаилә мөнәсәбәтләрен ныгытырга һәм ата-аналарның белем бирү процессына җәлеп ителгәнлеге дәрәҗәсен арттырырга ярдәм итәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре