1 сентябрьдә мәктәпләр янындагы машина кую урыннарын түләүсез итмәкчеләр

Дәүләт Думасы депутатлары Антон Ткачев, Анна Скрозникова һәм Сардана Авксентьева Россия транспорт министры Андрей Никитинга 1 сентябрьдә бөтен ил күләмендә мәктәпләр янындагы парковкаларны бушлай итү тәкъдиме белән хат юллаган. Бу хакта “ТАСС” яза.

Парламентчылар хатта басым ясап әйткәнчә, 1 сентябрь мөһим гаилә бәйрәме булып тора. Ата-аналарның күбесе беренче уку көнендә балаларын мәктәпкә озатып, алар белән бергә булырга тырыша, Әмма мәктәп янында бушлай парковкалар булмау бу мизгелләрне күңелсезләндереп, ата-аналарны түләүле машина кую урыннарыннан файдаланырга мәҗбүр итә.
Мөрәҗәгать авторлары бәйрәм көннәре һәм ял көннәрендә төбәкләрдә парковкаларны бушлай итү кагыйдәләрендәге аермаларга да күрсәтеп үткән. Аларның фикеренчә, халыкның канәгатьсезлеген уятып, төрле шәһәрләр һәм төбәкләрдә яшәүчеләр өчен тигезсез шартлар тудыра бу.

“Россия Федерациясендә юл хәрәкәтен оештыру турында һәм Россия Федерациясенең аерым законнар актларына үзгәрешләр кертү турында” 443 нче федераль законга үзгәрешләр кертүне һәм, илнең барлык субъектларында бердәм кагыйдә билгеләп, ата-аналар үзләренең транспортын бушлай куя алсын өчен 1 сентябрьдә гомуми белем бирү оешмалары тирәсендәге түләүле парковкаларны түләүсез итүне максатка ярашлы дип саныйбыз”, – диелгән документта.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре