1 сентябрьдән дальтонизм һәм аутизм билгеләре булганнар машина йөртә алмаячак

Дальтонизм, аутизм, Аспергер һәм Ретта синдромнарыннан интегүчеләргә машина йөртү тыела.

1 сентябрьдән рульгә утыруны тыйган чирләрнең яңартылган исемлеге гамәлгә керә. Исемлек апрель аенда Россия Хөкүмәте карары нигезендә пәйда булган.
Шулай итеп, психик авырулар исемлеге киңәйтелеп, “Психологик үсешнең гомуми кимчелекләре” дигән бүлек өстәлгән. Аңа исә, аерым алганда, аутизм, Аспергер һәм Ретта синдромнары керә.

Ә инде күз авырулары исемлегендә ахроматопсия чирен “төсләрне дөрес күрмәү” (дальтонизм) кысрыклап чыгарган.
Исемлектәге башка чирләр үзгәрешсез калган. Алар арасында – эпилепсия, шизофрения һәм башка авырулар бар.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре