1 сентябрьдән мәктәп чатлары Мах платформасына күчә

Яңа уку елында мәктәп чатлары «Сферум»нан Мах мессенджерына күчәчәк. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин укытучыларның август киңәшмәсендә хәбәр итте.

– Татарстан мәктәп чатларын илкүләм Мах мессенджерына күчерүне сынау буенча алты төбәк арасына керде. Күчү яңа уку елыннан башлана. Моңа кадәр мәгариф оешмаларын, мәктәп коллективларын шуңа күчерергә кирәк. Районнарның бу эшне үз контроленә алуны сорыйм, – диде Илсур Һадиуллин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре