Газетага язылу

1 сентябрьдән поездда йөрүнең яңа кагыйдәләре үз көченә керә

Россиядә 1 сентябрьдән инвалид пассажирлар өчен махсус урыннарга билетлар сатуның аерым шартлары барлыкка киләчәк.

Тимер юл транспортында пассажирлар, багаж йөртүнең яңартылган кагыйдәләреннән шуны күрергә мөмкин,  дип яза “Российская газета”. Биредә сүз 2022 елның 5 сентябрендә чыккан кагыйдәләргә үзгәрешләр кертү турында бара. Төзәтмәләр Россия Транспорт министрлыгының быел 12 гыйнвар боерыгы белән расланып, 1 сентябрьдән гамәлгә керә. Яңартылган кагыйдәләр буенча, махсус урыннарны сату чикләнелә: аларны иң элек кресло-коляскада хәрәкәтләнүче инвалидларга бирәчәкләр (моңа кадәр теләсә кем мондый урыннарны сатып алу мөмкинлегенә ия булганлыктан, кайвакыт инвалидларга читтә калырга туры килгән).

Ә инде коляскасыз инвалидларга махсус урыннарны поезд юлга кузгалырга күп дигәндә 10 тәүлек кала гына сатачаклар. Шунысы да бар: хәзер озатып йөрүчеләр инвалид кешедән башка гына махсус урында бара алмаячак. Моннан тыш 1 сентябрьдән ерак араларга йөрүче поездга билет алучылар кесә телефоны номерын яки электрон почта адресын күрсәтергә тиеш булачак. Максаты – поездның маршруты үзгәргән яки билгеләнгән көнне юлга чыга алмаган очракларда  пассажирга  хәбәр итү.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре