1 сентябрьдән сим-карта сатып алучыларны камерага төшерә башлаячаклар

Россиядә сим-карталарны сату нокталары видеокамералар белән тәэмин ителәчәк. Шул ук вакытта “симка” сатып алучыларны видеога төшерү мәҗбүригә әйләнәчәк. Бу хакта “РИА Новости” Министрлар Кабинетының тиешле документына таянып яза. Әлеге чара мошенникларга һәм “соры” сим-карталарга каршы көрәшүгә юнәлдерелгән.

Яңа таләпләр мобиль элемтә хезмәте килешүләре төзелә торган барлык нокталарга кагылачак. Видеокамералар оператор вәкиле белән клиентның документларны рәсмиләштерүен төшерәчәк.

Камералардагы видеоязмаларның кимендә 30 календарь көне дәвамында сакланылачагы күздә тотыла. Яңалык быел 1 сентябрьдә үз көченә керә.

Исегезгә төшерәбез: быел 1 апрельдән Россиядә сатып алына торган сим-карталар санына чикләүләр кертелде. Физик затлар – 20дән күп булмаган, чит ил кешеләре – 10нан күп булмаган номерларны гына (корпоратив номерларны да кертеп) рәсмиләштерә ала.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре