10 апрельдән 22 июньгә кадәр «Кызыл канәфер» хәйрия акциясе узачак

10 апрельдән 22 июньгә кадәр «Кызыл канәфер» хәйрия акциясе узачак. Аның үзенчәлеге нидә? Катнашыр өчен нишләргә? Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында сөйләделәр.

«Кызыл канәфер» – Бөек Ватан сугышы һәм башка хәрби хәрәкәтләр ветераннарына ярдәм итү максатыннан Россия күләмендә оештырыла торган акция. Әлеге чараны «Буыннар хәтере» фонды оештыра. Аның кысасында волонтерлар, шәһәр урамнарына чыгып, махсус тартмачыкларга акча җыя. Ярдәмне шулай ук махсус QR-код ярдәмендә дә җибәрергә була. Акциягә битараф булмаучыларга исә «Кызыл канәфер» түштамгасы биреләчәк.

ВРЕЗКА

Быел акция кысасында республика буенча 14 меңләп «Кызыл канәфер» түштамгасы өләшергә ниятлиләр. Шуның 11 меңләбе районнарга инде таратылган. Гомумән алганда, Татарстанда яшәүчеләр әлеге акция узган елларда барлыгы 1,7 млн сум акча җыйган. Ул акчага 227 ветеранга ярдәм иткәннәр.

– Быел без әлеге акцияне аеруча зур җаваплылык белән уздырабыз. Чөнки быел ул Ватанны саклаучылар елы кысасында һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы кысасында уза, – дип ассызыклады Татарстан яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова. – «Кызыл канәфер» акциясе символын теләгән һәркем ала алачак. Һәм аны алган һәркем ахыр чиктә үзенең нинди зур эшкә өлеш керткәнен аңлаячак.

Сүз уңаеннан, быел әлеге акциягә «Рубин» футбол клубы да кушылырга җыена.

– 10 майда «Кызыл канәфер» акциясе кысасында «Рубин» һәм «Ростов» командалары арасында футбол матчы узачак. Уенны исә Бөек Ватан сугышы ветераны башлап җибәрәчәк – тупка беренче сугу мөмкинлеге аңа биреләчәк, – дип сөйләде «Җиңү волонтерлары» хәрәкәтенең Татарстан бүлеге рәисенең беренче урынбасары Диана Тиханова.

Акция кысасында җыелган акча дарулар, инвалид коляскалары, ишетү аппаратлары, протезлар һәм ветераннар өчен кирәкле башка әйберләр сатып алуга тотылачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Җиңүнең 80 еллыгы "80-летие Победы" "80-летие Великой Победы" "Год защитника Отечества" "80 лет Победы" "Җиңүгә 80 ел" "Бөек җиңүнең 80 еллыгы" "Ватан каһарманнары елы" "Ватанны саклаучы елы" "Ватанны саклаучылар елы" "Ватан сакчылары елы"

Көн хәбәре