10 август көне тарихта ниләр белән истә калды?

Халыкара биодизель көне

Бу рәсми булмаган экологик чиста ягулык бәйрәме аны беренче куллануы истәлегенә гамәлгә куела.

1893 елның 10 августында Аугсбург немец шәһәрендә арахис маенда эшләүче дизель двигателенең беренче ачык демонстрациясе була. Аны 1890 елда немец инженеры Рудольф Дизель уйлап чыгара.

Космик туй

20 ел элек (2003) Халыкара космик станциясендә тарихта беренче космик туй уза. Рус чыгышлы америкалы Катерина Дмитриева Россия космонавты Юрий Маленченкога кияүгә чыга. Шулай да никахлашу читтән торып эшләнә: кияү космоста була, ә кәләш – җирдә.

Тантана Америка очышлар белән идарә итү үзәге белән телекүпер режимында уза. Анда 200 гә якын кеше катнаша. Маленченко урынына документларга аның дусты кул куя. Кул балдаклары бик символик: алтын сибелгән асылташлар Кояш системасының барлык планеталарын, шулай ук Кояшны һәм МКСны символлаштыра.

 Аспирин уйлап табу

Эльберфельдта (Германия) Bayer фармацевтика компаниясе лабораториясендә эшләүче немец химигы Феликс Хоффманн медицинада куллану өчен уңайлы формада ацетилсалицил кислотасы үрнәкләрен ала. 1899 елда аспирин Германиядә сәүдә маркасы булып теркәлә. Бер елдан препарат АКШка патентлана.

Әйтеп үтергә кирәк, Россиядә дә аспиринны уйла табучы була. Моңа кадәр аспиринны чит илдән, бик зур акчага гына алып кайта торган булганнар. Ватандашыбыз Александр Арбузов бу кирәкле даруны Казандагы заводта уйлап таба. Ул чорда аспиринны тәүлегенә 16 килограмм эшләп чыгара торган булганнар. Әлеге ачышны Арбузов яралыларны дәвалау таләп ителгәнгә Беренче бөтендөнья сугышының беренче елында ясый.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре