Газетага язылу

10 мең сумлык акча булдырырга тәкъдим иткәннәр

Дәүләт Думасы депутатлары Владислав Даванков һәм Роза Чемерис 10 мең сумлык акчаны әйләнешкә кертү зарурилыгы турында белдергәннәр.

Алар бу җәһәттән Россия Үзәк банкы рәисе Эльвира Нәбиуллинага мөрәҗәгать җибәргән. Бу хакта  «РИА Новости» яза.

Парламентчылар фикеренчә, хәзерге вакытта кыйммәтле әйберләр сатып алганда кайвакыт бик зур күләмдә «тере» акчалар белән түләргә туры килә. Шул сәбәпле аларны җитештерү, йөртү, исәпләү һәм саклау чыгымнары арта.

Уңай карарга килү очрагында, депутатлар Дәүләт хезмәтләре порталы аша бөтен халык арасында тавыш бирүне оештырырга тәкъдим итә. 

«Мондый адым халыкның финанс системасына ышанычын ныгытып, дәүләтнең мөһим карарын кабул итүдә җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алу мөмкинлеге бирәчәк», – диелгән мөрәҗәгатьтә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре