Газетага язылу

120дән артыграк сервис «ак исемлек»кә кертелгән

120дән артыграк сервис “ак исемлек”кә кертелгән. Мобиль интернет эшендә чикләүләр булган очракта да, алардан файдаланып булачак, дигән сүз. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.

 “Одноклассники”, “Яндекс”, Mail һәм MAX мессенджеры кебек аралашу сервислары эшендә өзеклек килеп чыкмаячак. Шулай ук VK Видео һәм Rutube видеоплатформаларына кагыла бу.

Онлайн-сәүдә һәм гадәти сәүдә өлкәсендә –  Ozon, Wildberries, Avito, “Мегамаркет”, шулай ук "Магнит”, “ВкусВилл”, “Дикси”, “Детский мир” челтәрләренә интернеттан өзү куркынычы янамый.

“Ак исемлек”кә шулай ук элемтә операторлары – “Билайн”, “Мегафон”, МТС, “Ростелеком”, Т2 һәм алар карамагындагы “Сбермобайл”, “Т-Мобайл” һәм "Эр-Телеком” кергән. Моннан тыш банк һәм финанс сервисларына (“Мир” түләү системасы сайтын, ВТБ, Альфа-банк һәм ПСБ онлайн-банкларын кертеп) чикләүләр кагылмаячак.

Китерү хезмәтләре – “Почта России”, СДЭК, “Деловые линии”, “Купер” һәм “Самокат”, шулай ук Россия тимер юлларының, “Туту.ру”, “Гранд Сервис Экспресс”, “Аэрофлот” һәм “Победа” авиакомпанияләренең  билетлар сату сервислары эшен дәвам итәчәк. “2ГИС” навигация һәм сервис платформасы, “Ситидрайв”, “Яндекс Драйв” каршеринг платформалары, HeadHunter порталы, Gismeteo һава торышын фаразлау сервисы да өзеклекләрсез эшләячәк.

Шулай ук  дәүләт ресурслары – Дәүләт хезмәтләре порталы, электрон тавыш бирү порталы, Россия Федерациясе Хөкүмәте, Дәүләт Думасы, Федерация Советы, федераль ведомстволар, Россия Үзәк банкы, Генераль прокуратура сайтлары, “Честный знак” системасы, Федераль салым хезмәте һәм Мәскәү биржасы сервислары “ак исемлек”кә эләккән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре