Россиядә җәмгысы 3,4 млн кеше яши торган 129 кече шәһәргә юкка чыгу куркынычы яный.
РАНХиГС белгечләре тикшеренү уздырганнан соң әнә шундый нәтиҗәгә килгән. Бу хакта «Известия» хәбәр итә. Тикшеренү мәгълүматларыннан күренгәнчә, 50 меңнән азрак кеше яшәгән торак пунктларда бүген 3,4 миллионнан артык кеше исәпләнә. Соңгы ун елда аларда яшәүчеләр саны 314,5 мең кешегә кимегән.
Белгечләр әйтүенчә, Брянск, Түбән Новгород, Киров өлкәләрендәге, шулай ук Красноярск краендагы торак пунктларның юкка чыгу куркынычы аеруча зур. Халык кимүнең төп сәбәпләре дип белгечләр үсеш өчен шәһәрләрнең үз мөмкинлекләре булмавын, мәшгульлек дәрәҗәсе, кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләрнең саны кимүне атый.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез