Аның әйтүенчә, 35-38 еллык эш стажына (1,5-1,6 ставкада эшләүдән чыгып) ия булган укытучының пенсиясе күләме төбәкләрдә 13 600 сумнан алып, Мәскәүдә һәм төньяктагы төбәкләрдә 39,800 сумга кадәр җитәчәк. Ә инде төньяк коэффициент белән 48,800 сумга кадәр тәшкил итәргә мөмкин. Иң зур хезмәт хакы түләнелә торган төбәкләрдә (Ханты-Манси, Ямал-Ненец автономияле округлары, Приморье крае, Мәскәү) укытучыларның уртача хезмәт хакы аена 130-150 мең сум тәшкил итә. 35-38 еллык эш стажы тупланган очракта, уртача индивидуаль пенсия коэффициенты (ИПК) 240-260 балл булачак.
Хезмәт хакы 31 мең сум чамасы булса (шундый ук эш стажы белән), чама белән 55-60 ИПК тупланачак. Бу очракта пенсия күләме 13,6-13,3 мең сум чамасы тәшкил итәчәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез