Газетага язылу

14 яшьлек малай «ватрушка»да шуганда үлгән

Баланың тәнендә бернинди дә җәрәхәтләр табылмаган.

Пермь краенда тюбингта шуганда 14 яшьлек малай вафат булган. Бу хакта “KazanFirst” Россия Тикшерү комитетының Пермь крае буенча Тикшерү идарәсе мәгълүматларына таянып яза.

Фаҗига кичә, үсмер дуслары белән “ватрушка”да шуганда булган. Ул үзен начар хис итүе турында әйткән дә егылган. “Ашыгыч медицина” ярдәме табиблары, баланың үлүен раслаудан гайре, бернинди дә ярдәм күрсәтә алмаган. Малайның тәнендә җәрәхәтләр табылмаган.
Тикшерүчеләр фаҗига урынын тикшергән. Суд экспертизалары билгеләнгән. Фаҗигане үз күзләре белән күрүчеләрдән сорау алганнар. Фаҗиганең барлык сәбәпләре ачыклана.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре