Росавиация Россиянең көньяк шәһәрләренә очышларны чикләүнең 14 март 3:45 сәгатькә кадәр озайтылуын раслаган. Шулай итеп, Анапа, Белгород, Брянск, Воронеж, Геленджик, Краснодар, Курск, Липецк, Ростов-Дон, Симферополь һәм Элиста аэропортларына очышлар вакытлыча туктатып торыла.
Ведомство авиакомпанияләргә пассажирларны башка маршрутлар – Сочи, Волгоград, Минеральные Воды, Ставрополь һәм Мәскәү аэропортлары аша йөртергә тәкъдим иткән. Алар гадәттәгечә эшли.
 Росавиация хәбәр иткәнчә, илнең калган аэропортлары, халыкара аэропортларны да кертеп, гадәттәгечә эшли.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез