Анда бик каты көзән җыерулар башланган.
Бу хәл Мәскәү янындагы Перово шәһәрендә булган. Кичә физкультура дәресеннән соң 15 яшьлек үсмер, киемен алыштыру өчен, башка балалар белән бергә киенү-чишенү бүлмәсенә кергән. Шунда кинәт кенә бөтен тәнен көзән җыера башлаган. Укытучы тиз генә “Ашыгыч ярдәм” чакырткан, ләкин табиблар баланы коткарып кала алмаган.
Фаҗига беренче дәрес белән икенче дәрес арасындагы тәнәфестә булган. Малай күп балалы гаиләдә үскән.
Үлем очрагы буенча тикшерү үткәрелә, килеп туган хәлләрнең барлык нечкәлекләре ачыклана.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез