Мәскәүдә 16 ел элек күршесен үтергән хатын-кызны 11 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.
Хәлләр болай булган: 2008 елның октябрендә әлеге хатын күрше хатынын буып үтергән һәм телефонын урлап алып чыккан. Ул вакытта җинаятьчене таба алмыйлар.
Хокук сакчылары ачылмаган җинаять эшләрен кабат тикшергән вакытта әлеге эшкә юлыгалар. Тикшерүчеләр бу хатынның Ингушетиядә дә шундый җинаять кылганын ачыклаган. Аны Мәскәүгә Ингушетиядән китерәләр. Хәзер хатын 11 ел гомерен гомуми режимлы колониядә уздырачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез