Газетага язылу

16 гыйнварда Илһам Шакиров каберен зиярәт кылачаклар

Габдулла Тукай исемендәге татар филармониясе бөек җырчыбыз – РСФСРның һәм ТАССРның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Гыйльметдин улы Шакировны искә алып, каберен зиярәт кылу чарасына чакыра.

Быел 2025 елның 15 февралендә бөек җырчының тууына 90 ел, арабыздан китүенә 6 ел була. Шул уңайдан, 16 гыйнвар көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе татар халкының бөек җырчысы – Илһам Гыйльметдин улы Шакировны искә алып, каберен зиярәт кылуны һәм чәчәкләр салуны оештыра (Казанның Яңа Татар бистәсе зираты, Пригородная ур.,1).

Чара 10.00 сәгатьтә башлана.
Чарада мәшһүр җырчыбызның сәхнәдәшләре, Татар дәүләт филармониясе сәхнә ветераннары һәм артистлары катнаша.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре