Газетага язылу

16 яшьлек кыз апалы-сеңелле ике үсмергә пычак белән ташланган: берсе бик авыр хәлдә

Уфаның Высотная урамындагы йортта урнашкан фатирда 16 яшьлек үсмер апалы-сеңелле ике кызга (берсенә – 9, икенчесенә – 16 яшь) пычак белән ташланган.

Тикшерүчеләр мәгълүматлары буенча, җинаять үзара ызгыш-талаш аркасында килеп чыккан. Зыян күрүчеләрнең берсе – чиктән тыш авыр хәлдә, дип яза “Известия”.

Һөҗүм итү вакытында кызларның 10 яшьлек энесе дә өйдә булган. Пычак күтәрүче аңа тимәгән. Малай күршеләренә йөгереп чыккан. Шулар ашыгыч хезмәтләр чакырткан. Зыян күргән ике үсмерне хастаханәгә озатканнар.

Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин әйтүенчә, табиблар аларга кичекмәстән операция ясаган. 16 яшьлек кыз – чиктән тыш авыр хәлдә. Кечкенәсенең хәле авыр булса да, тотрыклы. Медиклар аларга кирәкле ярдәм күрсәтүне дәвам итә. Полиция хезмәткәрләре пычак белән ташланучыны тоткарлаган. Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе һөҗүм итү очрагы буенча җинаять эше кузгаткан.

Тикшерүчеләр үсмерне сак астына алу рәвешендә җәза чарасын сайлап алу турында үтенечнамә белән судка мөрәҗәгать итәргә җыена. Хәзерге вакытта килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләрен, сәбәпләрен һәм шартларын билгеләү өчен тикшерү  үткәрелә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре