Чита шәһәренең паркларының берсендә Байкал арты дәүләт көллиятенең 17 яшьлек студент кызның үле гәүдәсе табылган. Тикшерү мәгълүматлары буенча, 25 майда иртән кыз укуга барырга чыккан һәм югалган.
Полиция кызны шул ук көн кичендә эзли башлый, аның дусларын, курсташларын сораштыра һәм аның йорт яныннан көллияткә кадәр хәрәкәт маршрутын тикшерә башлый. Кызның гәүдәсен 26 май иртәсендә табалар.
Оперативниклар иртә таңда Октябрьский микрорайонында очраткан шаһит хатынның күрсәтмәләре буенча шикләнелүченең шәхесен ачыклаган. Ир-ат аннан парк аша юлны ничек кыскартырга дип сорый. Шул ук көнне полиция хезмәткәрләре шикләнелүчене тоткарлаган. Аның өендә һәлак булучының кәрәзле телефоны табылган. Сорау алган вакытта ул үтерүдә гаебен таныган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез