1,7 миллион гаиләнең ана капиталы алу мөмкинлеге булачак

Киләсе елда 1,7 миллион чамасы гаилә ана капиталын ала алачак. Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков әйтүенчә, бюджетта бу максатка 567 миллиард сум чамасы каралган.

Билгеле булганча, киләсе елда ана капиталы икенче балага 974,1 мең сумга кадәр җитәчәк (гаилә беренче балага ана капиталын алмаган очракта). Беренче балага исә капитал күләме 737,2 мең сум тәшкил итәчәк.

Исегезгә төшерәбез: ана капиталы программасы 2007 елда гамәлгә керде. Аны гаиләдә икенче бала туганда алырга мөмкин иде. 2020 елның 1 гыйнварыннан ул беренче бала туганда да бирелә башлады.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре