Бөтендөнья юл-транспорт фаҗигаләре корбаннарын искә алу көне
Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясы резолюциясе белән 2005 елда гамәлгә кертелә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча юл-транспорт аварияләрендә ел саен 1,25 миллион кешенең гомере өзелә. 20 млн нан 50 млн га кадәре имгәнә, күбесе инвалид булып кала. Россиядә 2000 елдан башлап 3,4 млн авария булган, 500 мең кеше үлгән, 4 млн нан артыгы җәрәхәт алган.
Кыш бабай туган көн
Великий Устюгта нәкъ менә бүген чын кыш үзенең хокукларына керә, шуңа күрә ул Кыш бабайның туган көне булып санала.
Невада беренче күпер
176 ел элек (1842) император Николай I Cанкт-Петербургта Нева елгасы аша беренче күперне төзү турындагы нигезләмәне раслый. Аңа кадәр шәһәрдә йөзмә күперләр генә була.
Күгәрчен почтасы
148 ел элек (1870) күгәрчен почтасының беренче рәсми линиясе ачыла. Ул Франциянең Тур шәһәре белән Парижны элемтәдә тота.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез