Газетага язылу

20-22 мартта Казанның муниципаль парковкалары бушлай булачак

20 мартта Казан халкы һәм башкала кунаклары муниципаль парковкалардан бушлай файдалана ала. Бу Ураза гаете белән бәйле.

 21 һәм 22 мартта – ял көннәрендә дә машина кую урыннары түләүсез булачак, дип хәбәр итә Транспорт комитеты.

Ураза гаете көнне, 20 мартта, шәһәр мәчетләре аша уза торган җәмәгать транспортлары иртәнге сәгать 5:00 дә йөри башлаячак.

Расписаниедәге үзгәрешләр 1, 2, 5, 6, 10, 10а, 15, 23, 29, 30, 31, 35, 35а, 37а, 43, 47, 53, 54, 55, 56, 63, 68, 74, 75, 91 нче номерлы автобуслар; 1, 2, 12 нче номерлы троллейбуслар һәм 5, 5а номерлы трамвайлар маршрутына кагыла.

19–21 март көннәрендә Татарстан башкаласында Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри урамнарында һәм Альберт Камалиев проспектында транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнә. Бу «Рамазан Фест» фестивален һәм Нәүрүз бәйрәмен үткәрү белән бәйле.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре