Газетага язылу

20 ел эчендә социаль ипотека программасында катнашучы гаиләләрдә 65 меңнән артыграк бала туган

Социаль ипотеканың 20 ел гамәлдә булуы чорында әлеге программада катнашучы гаиләләрдә 65 меңнән артыграк бала дөньяга килгән.

Аларның барысына да Татарстан бюджетыннан бушлай субсидия бирелгән. Республикада 2005 елда башланып киткән социаль ипотека программасы кысасында 138 меңнән артыграк гаилә Дәүләт торак фонды төзегән йортлардан ташламалы шартларда (7 процентлы ставка белән 25,5 елга кадәрге срокка, беренчел кертем – 10 проценттан алып, базар бәясеннән шактый ук арзан бәядән) фатирлар алган.

Инде әйткәнебезчә. мондый гаиләләрдә 65 меңнән күбрәк бала туган. Программага учетка басканнан соң гаиләдә дөньяга килгән һәр балага республика Хөкүмәтеннән 200әр мең сум күләмендә компенсация бирелә. Компенсация һәр балага (шул исәптән уллыкка (кызлыкка алган) балаларга) тиеш. Субсидияне фатир сатып алганда беренчел кертем буларак та, торак бурычының бер өлешен каплау өчен дә файдаланырга мөмкин.

Татарстан Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды тарафыннан гамәлгә ашырылып килә торган республика күләмендәге социаль ипотека программасы Россиядә башка беркайда да юк. Ул “Гаилә” илкүләм проектының төп бурычларыннан берсен үтәү – балалы гаиләләргә торак шартларын яхшырту мөмкинлеге бирә. Быелга Дәүләт торак фондының инвестицион планы Татарстанда барлыгы 108 йорт – 150,6 мең кв.м. мәйданда 3123 фатир төзүне күздә тота. Әлегә ул 6 процентка үтәлгән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре