2005 елдан 2025 елга кадәр Татарстан башкаласында социаль ипотека программасы буенча 45 меңнән артык гаилә торак алды. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәрнең торак сәясәте идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Руслан Гыйльфанов хәбәр итте, дип яза "Татар-информ".
Ике дистә ел эчендә Татарстан башкаласында 262 йорт төзелде, аларда гомуми мәйданы 2,6 млн квадрат метрдан артык булган 45,6 мең фатир урнашкан. 2025 елда гына да башкарма комитетта чиратта торучы 300дән артык гаилә яңа фатирга күчәчәк. ТР Дәүләт торак фонды программада катнашучылар өчен Киров районындагы «Салават күпере» торак комплексында һәм Казанның Идел буе районындагы «Гаилә» микрорайонында йортлар төзи.
Программа гамәлдә булган чорда хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, инвалидлар, социаль түләүле яшь гаиләләр, күп балалы гаиләләр, хәрбиләр, Ерак Төньяктан күчеп килүчеләр һәм Чернобыль АЭСендә авария нәтиҗәләрен бетерүчеләр арасыннан 2 меңнән артык гаилә үзләренең торак шартларын яхшыртты. Моннан тыш, махсус хәрби операциядә катнашучыларның 15 гаиләсе фатир алды, тагын 10 гаилә якын арада күченүне көтә.
Мондый торак объектларны төзү «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектның төп бурычларының берсен үтәргә мөмкинлек бирә — халыкны торак белән тәэмин итүне арттыра.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез