"20 елга бер генә күзәтелә торган аномаль суык": кышның нинди буласын фаразлаганнар

Алдагы кышның узган елдагы кебек җылы булмаячагы көтелә. “Метеоновости” мәгълүмат агентлыгы белгече Татьяна Позднякова “RT” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

“Ел фасыллары өчен һава торышын фаразлау ысуллары бар. Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, декабрьдә һава температурасының нормадан түбән булу ихтималы зур. Мондый хәл сирәк күзәтелә. Гадәттә бездә кышның башка айларында нормадан түбән була”, – дип сөйләп үткән ул.

Шул ук вакытта гыйнвар һәм февральдә һава температурасының нормадан югарырак булуы да бар, дип билгеләп үткән Позднякова. “Ләкин нормадан күпмегә аерыласын алдан билгеләп булмый. Узган елның гыйнвар һәм февралендә дә бездә нормадан югары булды. Бик югары булды. Шул сәбәпле кыш артык җылы килде”, – дип искә төшергән синоптик. Аның әйтүенчә, быел да кыш җылы, әмма узган елдагыдан суыграк булырга мөмкин.

Сүз уңаеннан, “Газпром” башлыгы Алексей Миллер быел Европа һәм Россиядә гадәттә 20 елга бер тапкыр гына күзәтелә торган аномаль суык кыш көтелүен әйткән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре