20 яшьлек россия балеринасы вафат булган

Мәскәүдә яшь, талантлы россия балеринасы Алеся Лазарева 20 яшендә вафат булды, дип хәбәр иттеләр классик балет театрының матбугат хезмәтендә.

- Алеся талантлы балерина, артист, төгәл һәм көчле шәхес буларак танылды. Аңа нибары 20 яшь иде. Бу гаилә, туганнар, дуслар һәм иҗатташлары өчен бик зур югалту, - дип белдерәләр театрда.

Лазарева Касаткина һәм Василев исемендәге «Классик балет» театрында эшләгән, Екатерина Максимова исемендәге «Арабеск» бәйгесенең алтын лауреаты була. Соңгы вакытта ул Мәскәүдә узачак Халыкара балет артистлары конкурсына әзерләнгән.

Беренчел мәгълүматлар буенча, 29 май иртәсендә балеринаның ванна бүлмәсенә баруы һәм шунда егылуы билге. "Ашыгыч ярдәм" бригадасы яшь артистканы реанимацияли алмаган. Үлем сәбәбе ачыклана.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре