Татарстан Дәүләт Советының чираттагы утырышында 2023 елда республика бюджеты үтәлеше турындагы закон проекты беренче укылышта һәм тулысынча кабул ителде.
2023 елда республика бюджетының үтәлеше турында Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин хисап тотты. “2023 елда Татарстанда барлыгы 1 трлн. 554 млрд. сумлык бюджет керемнәре, таможня җыемнары һәм пошлиналар, социаль фондларга бүленгән суммалар тупланды. Үз чиратында барлык бюджет дәрәҗәләренә салым һәм салым булмаган керемнәр 1 трлн. 279 млрд. сум күләмендә керде”, – диде министр.
Радик Гайзатуллин әйтүенчә, республика бюджетына 486,8 млрд. сум акча кергән, шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр 407,1 млрд. сум тәшкил иткән. Татарстан бюджетының чыгым өлеше – 510,2 млрд. сум. “Россия Федерациясе субъектлары арасында республика үз керемнәре күләме буенча алтынчы урында тора”, – диде ул.
Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комиеты җитәкчесе Леонид Якунин былтыргы бюджет “социаль юнәлештәге” дип бәяләде. “Ул гражданнарга һәм икътисадның төп тармакларына ярдәм итүгә юнәлдерелде”, – диде Леонид Якунин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез