Бу хакта Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитетының 2023 ел йомгакларына һәм 2024 елга бурычларына багышланган коллегия утырышында комитет рәисе Сергей Иванов хәбәр итте.
- 2023 ел нәтиҗәләре буенча, республикага килгән туристлар агымы 4 миллион кеше булачак һәм тарихи чикне узачак дип фаразлыйбыз. Без ел саен Татарстанда яшәүчеләр санына тигез булган туристлар кабул итәбез, - диде Сергей Иванов. - Статистика белән бәхәсләшеп булмый: Татарстан, чыннан да, туристлар иң күп килә торган Россия төбәкләре исемлегенә керә.
Комитет рәисе узган елгы мөһим вакыйгалар арасыннан КФУ астрономия обсерваторияләренең ЮНЕСКО бөтендөнья мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертелүен аерып әйтте.
- Татарстан - ЮНЕСКО исемлегенә дүрт объекты кертелгән бердәнбер Россия төбәге, - диде ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез