Газетага язылу

2025 ел Татарстанның юл тармагында ничек истә калачак?

82 миллиард сумлык эш, түләүле юллар һәм бәхетле Куян. Узып бара торган ел Татарстанның юл тармагында зур юллар салу гына түгел, кечкенәләренә карата игътибар бирү белән дә истә калачак. Быел юллы булган авылларда яшәүчеләрнең хәлен без дә белештек.

2025 ел Татарстанның юл тармагында ничек истә калачак?
Илдар Мөхәммәтҗанов

Булганның кадере

Соңгы берничә елда республикада юлларның гомуми озынлыгы 1,5 мең чакрымга арткан. Бу хакта журналистлар белән ел йомгакларына багышланган очрашуда Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов әйтте.

– Федераль юлларны төзегәндә 800 ләп чакрым озынлыктагы төбәк юлларыннан файдаландык. Ягъни 1 чакрым юл салу өчен, 20 тапкыр күбрәк юл файдаланыла. Бүген безнең төп бурыч – төбәк юллары. Бу – бик катлаулы эш. Соңгы биш елда норматив торышка туры килгән төбәк юллары 4,3 процентка артты, шул ук вакытта әлеге күрсәткеч 8 процент булырга тиеш, – диде министр.

Фәрит Хәнифов әйтүенчә, быел юл хезмәтләре өчен дә, гомумән, республикада яшәүчеләр өчен дә үзенчәлекле ел булды.

– Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча муниципаль берәмлекләрнең урам-юл челтәрен төзекләндерүгә зур игътибар бирелде. Әлеге программа кысасында 757 объектта 36,6 миллиард сумлык эш башкарылды. Шул исәптән Казанда – 16,2 миллиард сумлык 259 объект, Чаллыда – 4,5 миллиард сумлык 12 объект, Түбән Камада – 1,6 миллиард сумлык 9 объект, республиканың башка муниципаль берәмлекләрендә 14,2 миллиард сумлык 477 объект яңартылды, – диде Фәрит Хәнифов. – Республикада мондый хәлнең булганы юк иде әле. Юл-урам челтәрен төзекләндерү программасы биш ел буе сакланса, безнең бөтен юлларга асфальт җәелер иде.

Татарстанда быел юл эшләренә 82,2 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. Шул исәптән 7,9 миллиард сумы – федераль бюджеттан. Акчаның шактый өлеше, тәгаен әйтсәк, 74 миллиард сум – республика казнасына, тагын 1,6 миллиард сум муниципаль берәмлекләрнең юл фондларына туры килә.

Күчеп утыру

Рульдәгеләрне генә түгел, җәяүлеләрне дә кызыксындырган мәсьәлә: Татарстанда түләүле юллар саны артырга мөмкин. «Сүз өстәмә юллар салу турында бара. Беркемнән дә юлны тартып алып, аны түләүле итәргә җыенмыйбыз», – диде бу хакта сөйләгәндә Фәрит Хәнифов.

Аның әйтүенчә, Татарстанда дәүләти-хосусый хезмәттәшлек кысасында юл салу проектлары да карап тикшерелә. «5 декабрьдә «Алексеевскдорстрой» Министрлар Кабинетына концессион килешү кертте. Алар Саескан Тавы авылы янында Чулман елгасы аша күпердән алып Шәле авылы янына кадәр юлны дүрт полосага кадәр киңәйтеп, 32 чакрым араны түләүле итмәкче», – диде Фәрит Хәнифов.

Киләчәкне күз уңында тоткан тагын бер проект – 100 чакрым озынлыктагы Әлмәт–Баулы юлы. Ул 145 чакрымлы түләүле Алексеевск–Әлмәт юлының дәвамы булачак дип фаразлана. «Бу – зур инвестицияләр таләп итә торган проект. Баштагы 145 чакрымга караганда катлаулырак та. Чөнки анда нефть һәм газ челтәрләре күп», – диде министр.

Казанда Дәрвишләр бистәсен «бөке»ләрдән коткару да көн кадагында тора. «Бу проектта катнашырга «Автодор»га тәкъдим иттек. Безгә әлеге коридорның ничек узачагын исәпләргә, аны Компрессор урамы киселешеннән башларгамы икәнен хәл итеп бетерергә кирәк. План төзү эшенә киләсе елда ук керешәсе иде. Дәрвишләр бистәсе «бөке»дә утыра», – диде Фәрит Хәнифов. Аның сүзләренә караганда, Оренбург трактына алмаш юл да ун, егерме, утыз елга алдан уйлап салынырга тиеш.

 «Күңел ышанмады»

 Зурлар янында кечкенәләр турында да онытмыйлар. Фәрит Хәнифов әйтүенчә, бүген республикада зур юлдан өзелгән 500 ләп авыл бар. Аларның хәлен ничек тә булса җиңеләйтү җаен эзлиләр.

– Быел грунт юлларны вак таш-ком катнашмасы белән түшәү өчен 1 миллиард сум акча бүлеп бирелде. Нәтиҗәдә республиканың Минзәлә, Балтач, Әтнә, Чирмешән кебек 14 районындагы 15 объектта юл эшләре башкарылды. Вак таш-ком катнашмасы белән түшәлгән шундый 37 чакрым озынлыктагы юл салдык. Бу эшне халык та бик җылы кабул итте. Программага бәйле уңай фикерләр, мөгаен, без зур федераль яки төбәк юлларын тапшырганда ишеткән рәхмәтләрдән дә артып киткәндер, – диде Фәрит Хәнифов.

Быел юллы булган авылларда яшәүчеләрнең хәлен «ВТ» хәбәрчесе дә белеште. Алар арасында Әтнә районындагы 38 хуҗалыклы Казак Үртәме дә бар.

– Элек «Игенче» колхозы бар иде. Алты авылны берләштерде ул. Шул вакытта Казак Үртәменә дамбадан таш юл салынды. Тик тора-бара үзәкләштерелгән комплекслар төзелгәч, фермалар бетте. Юл да тузып, балчыкка әйләнде. Халык бу уңайдан мөрәҗәгатьләр белән дә чыкты. Быел, Аллага шөкер, юллы булдык. Авыл халкы бик шатланды. Эшкә яздан ук тотындылар. Дамбаның киң урыннарын тарайттылар, тар урыннарын киңәйттеләр. Уйсулыкларга балчык түшәделәр. Дамба кырыен агач та баскан иде, аларны чистарттылар. Кыскасы, бик күп эш эшләнде. Авылга кадәр һәм авыл эчендәге юлларның бер өлешенә таш түшәделәр. Безнең быел үзара салым акчасы да авыл эчендәге юлларга дип каралган иде. Шуңа күрә калган кадәрен үзебез эшләп бетердек, – дип сөйләде Әтнә районының Күәм авыл җирлеге башлыгы Ленар Сәмигуллин.

Аның әйтүенчә, юллы авыл яңа сулыш алган. «Хәзер балалар әти-әниләренә янына рәхәтләнеп кайтып йөри. Элек, яңгыр ява башласа, тизрәк китү ягын карыйлар иде. Әле авыл халкы белән сөйләштек тә, мәчет эшләре белән йөри башладык. Авылда мәчет бар иде. Әмма мулла үлгәч, аны ябарга туры килгән. Документларын да рәсмиләштереп бетермәгән. Хәзер бөтен нәрсә документлаштырылган булырга тиеш бит. Күрше авылның бер мәзине бирегә мулла булып киләчәк. Бинаны җылыту, документ эшләрен киләсе елда төгәлләргә ниятлибез», – ди Ленар Сәмигуллин.

Минзәлә районындагы кечкенә генә Куян авылы да юллы булган быел. Биредә яшәүче Вәзирә апа Гыйльмуллина – «ВТ»ның күптәнге дусты.

– Куян авылында 1996 елдан бирле яшим. Фельдшер булып эшли башлаганыма да 30 ел була. Шушы вакыт аралыгында рәхәт чакларны да, кыенлыкларны да күп күрергә туры килде. Күңелгә иң нык уелып калганы – авылның юлсызлыгы. Үзең дә барасы җиреңә бара алмыйсың, авыруларга да тиз генә ашыгыч ярдәм машинасы чакыртып, хастаханәгә алып китеп булмый. Язгы ташу суларында да, көзге балчыклы юлда да интектек. Кышын исә кар-бураннар юлны бүлде. Шуңа күрәме, Куян авылына юл салыну хәбәрен ишеткәч, баштарак күңел ышанмады. Бәхеткә, ул дөрес булып чыкты, – дип, сөенече белән уртаклашты ул.

Бикбау авыл җирлеге (Куян шушы җирлеккә керә. – Ред.) башлыгы Лүзия Мәрдамшина белән дә элемтәгә кердек.

– Бу авылда халык саны аз. Кыш көне унлап кына йортта яшиләр. Дөрес, җәйгә «дачник»лар кайта, – дип сөйләде ул. – Биредә 2012 елдан бирле эшлим. Шул еллардан бирле зур проблема булып торды инде Куяндагы юл мәсьәләсе. Грунт юл гына бар иде. Быел кечкенә авыллар юлларын вак таш-ком катнашмасы белән түшәү программасына эләгә алуыбызга бик шатландык. Юл салу гына түгел, бөтен тирә-якны чистартып, тукталыш ясап, барысын да җиренә җиткереп эшләп киттеләр. Авыл халкы исеменнән район, республика һәм илебез җитәкчелегенә зур рәхмәт.

Лүзия Мәрдамшина әйтүенчә, Куянның киләчәге дә бар. «Авылда күпфункцияле үзәк эшли. Биредә мәдәният йорты, китапханә, ФАП урнашкан. Киләчәктә яңа юлга асфальт түшәргә дә мөмкин булачак. Ул шуны искә алып салынган. Алга таба авыл эчендәге юлларны да тәртипкә китереп бетерергә ниятлибез. Аның бер өлешенә программа кысасында таш җәйделәр. Авыл оныклары: «Апа, җир булса, кайтып йорт салыр идек», – дип мөрәҗәгать итә башлады инде», – ди җирлек башлыгы.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре