Газетага язылу

2025 елда Татарстан федераль бюджеттан 96 миллиард сум алган

2025 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан бюджеты федераль бюджеттан һәм федераль фондлардан 96,1 миллиард сумлык бюджетара трансфертлар белән тулыланды. Бу хакта ТР Финанс министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу суммага 303,7 миллион сум күләмендә дотацияләр, субсидияләр – 83,4 миллиард сум, субвенцияләр – 7,1 миллиард сум, башка бюджетара трансфертлар – 5,0 миллиард сум һәм федераль фондлардан керемнәр – 305,7 миллион сум кергән.

Федераль акчалар республика бюджетының тиешле чыгым маддәләрен финанслау өчен файдаланыла.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре