Газетага язылу

2025 елга Татарстан бюджеты керемнәре 21 миллиард сумга артты

2025 елга Татарстан бюджеты керемнәре 21,4 миллиард сумга артты. Шул исәптән, салым һәм салым булмаган керемнәр – 18 миллиард сумга. Татарстан Дәүләт Советының унҗиденче утырышында депутатлар 2025 елга һәм 2026-2027 еллар планлы чорына республика бюджеты турындагы закон проектына үзгәрешләрне беренче һәм соңгы укылышта кабул итте.

«Салым булмаган керемнәрне 667 миллион сумга арттырырга тәкъдим ителә. «Кире кайтарылмый торган кертемнәр» бүлеге федераль бюджеттан 3,4 миллиард сумга арттырылды. Үзгәрешләр 56 юнәлешкә кагыла», – дип белдерде Татарстан финанс министры Марат Фәйзрахманов.

Республика бюджетының чыгым өлешен 21,4 миллиард сумга арттырырга тәкъдим ителде. Шул рәвешле, 2025 елга Татарстан Республикасы бюджеты керемнәре – 597,8 миллиард сум, чыгымнары 615,1 – миллиард сум булыр дип фаразлана. Дефицит үзгәрми – 17,3 миллиард сум. Шулай ук, 2026 һәм 2027 елларга бюджет күрсәткечләре үзгәрми.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре