«Почта Банк» карталары агымдагы ел ахырына кадәр гамәлдә булачак. Шуңа да карамастан, картаны яңадан рәсмиләштерү өчен инде хәзер үк «Дәүләт хезмәтләре мәдәният» кушымтасы аша, шулай ук «Почта Банк» кушымтасында һәм офисларында гариза тапшырырга мөмкин. Пластик картаны ВТБ офисларында 2026 елның 12 гыйнварыннан алу мөмкинлеге бар.
«Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы «Гаилә» илкүләм проектының «Пушкин картасы» федераль программасында катнашучыларны тагын да күбрәк җәлеп итү өчен яшьләр аудиториясе белән эшләүнең яңа мөмкинлекләрен табуны максат итеп куя. Татарстан Республикасы программа үсешенә керткән өлеше өчен Россия Федерациясенең алдынгы 10 төбәге исемлегенә беренче ел гына керми. Инде икенче ел рәттән республикабызга «Пушкин картасы» программасын гамәлгә ашыру буенча Россия Федерациясенең иң яхшы субъекты» номинациясендә «Пушкин картасы. Премия» премиясе тапшырыла», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова.
Пушкин картасы - яшьләргә социаль ярдәм күрсәтү программасы ул, аның кысаларында 14-22 яшьлек Россия гражданнары программада катнашучы мәдәният учреждениеләре чараларына бару өчен 5000 сумлык виртуаль яки пластик карта рәсмиләштерә ала. Картада акча тотылып беткән очракта, киләсе елда сумма тулылана.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез