Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Моннан тыш, парламентарий сүзләренчә, киләсе елдан илдә микрофинанс оешмада займ биргәндә өч календарь көн дәвам иткән «суыну чоры» эшли башлаячак, ә артык түләүнең максималь дәрәҗәсе 130 проценттан 100 процентка кадәр кимиячәк.
Бу чараларны Россия банкы 2024 елда ук кертергә тәкъдим итте. Хәзер заем өчен артык түләү бурыч суммасыннан 130 проценттан артмаска тиеш, әмма бу чикләү һәр аерым килешүгә генә кагыла. Әгәр кредит яңадан рәсмиләштерелгән булса, артык түләү нульдән башлана, дип аңлатканнар регуляторның матбугат хезмәтендә.
Хәзерге вакытта Үзәк банкның микрокредитлар бирүне чикләүгә кагылышлы тәкъдимнәре Дәүләт Думасына кертелгән. Аларны көзге сессия барышында карау планлаштырыла.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Махсус хәрби операциядә катнашучылар хәзер үз статусын телефондагы QR-код ярдәмендә генә раслап күрсәтә ала. Яңа хезмәт, шулай ук республикада СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары турында сөйләделәр.
Изге Болгар җиренә янәдән Россиянең төрле тарафларыннан һәм чит илләрдән мөселман кардәшләр җыелды. Быел Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1104 ел тулды. «Болгар җыены» 1989 елдан башлап уздырыла.
Казан паркларында һәм скверларында җәйге сезон 23 майда башлана. Ул Горки-Әмәт урманында бәйрәм белән ачыла.
Кишер яфрагында файдалы матдәләр кишернең үзенә караганда 500 мәртәбә күбрәк, ди белгечләр. Аннан ясалган чәйнең файдасы зур.
Чикләвекне ничек куллану яхшырак: чи килешме, суда бүрттерепме, әллә кыздырыпмы?
Авылларда язгы эшләрнең кайнаган мәле. Халык бакча, кош-корт, малларны көтүгә чыгару мәшәкатьләре белән йөри.
Яңа Чишмә районында авыл кешесен эшле һәм ашлы итү турында сөйләштеләр. Биредә быел беренче тапкыр авыл бизнесына, фермерлар һәм шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү юлларын барлауны күздә тоткан зона киңәшмәсе булды. Аны Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов уздырды.
Быел Казанда бистә һәм бакча ширкәтләренә керү юлларын ремонтлау эшен дәвам иттерергә җыеналар. Шәһәрнең 30 бистәсендә гомуми озынлыгы 40 чакрымнан артык булган 85 юл төзекләндерелер дип көтелә. Бу хакта бүген «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев хәбәр итте.
Дөньяның 99 иле, Россиянең 75 төбәге һәм Казан мәйданы. Татарстан башкаласында «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» XVII халыкара икътисадый форум узды.
Казанда җәй көне 200 лагерь эшләячәк. Мәктәп яны лагерьларында беренче смена 28 майдан, шәһәр яны лагерьларында 31 майдан ачылыр дип көтелә. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Дмитрий Хвостиков сөйләде.
Фикер өстәү
Фикерегез