Газетага язылу

Кан куермасын өчен нишләргә? – Табиб киңәшләре

Кан куермасын өчен суны күбрәк эчәргә кирәк. Табиб-терапевт Надежда Чернышова «Aif.ru» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

Аның әйтүенчә, көненә кимендә 1 литр су эчү таләп ителә. 1,5-2 литр булса, тагын да әйбәтрәк.

Белгеч аңлатып үткәнчә, канның куе булу сәбәбе иң элек организмга су җитмәүгә бәйле.

Ул шулай ук күбрәк хәрәкәтләнергә киңәш иткән. Хәтта салмак кына йөрү дә канның йөрәктән иң вак тамырларга кадәрге хәрәкәтен яхшырта, дигән белгеч.

Моннан тыш табиб хәмердән, тәмәкедән баш тартуның, каһвәне көненә 2 чынаяктан арттырмауның хәерлерәк булуын искәрткән.

Аның искәртеп үтүенчә, кан куеру инфаркт яки инсульт сәбәбенә әйләнергә мөмкин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре