Газетага язылу

2026 елга өстенлекле максатлар реестры расланды

Татарстан Хөкүмәте 2026 елга өстенлекле максатлар реестрын раслады.

семлеккә төп өч юнәлеш – бәяләр һәм тарифлар үсешенә юл куймау, халыкның керем дәрәҗәсен күтәрү һәм ТКХ өлкәсен яхшырту эләккән. Бу хактагы карарны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Республика хакимияте гавами өстенлекле максатлар реестрын ел саен раслый. Исемлек узган елда халык арасында үткәргән сораштырулар нигезендә төзелә.

2026 елга өстенлекле максатлар:

– Бәяләр һәм тарифлар үсешенә юл куймау (61,6 процент). Сораштыруда катнашучыларның күбесе төп проблема дип гаилә казнасының зур өлешен «ашап» барган торак-коммуналь хуҗалык һәм азык-төлекне атаган.

– Халыкның керем дәрәҗәсен (хезмәт хакларын, пенсияләрне, пособиеләрне) арттыру һәм социаль ярдәм (31 процент). Документтан аңлашылганча, сораштыруда катнашучыларның күбесе акча җыеп бару мөмкинлеге булмавын әйткән. Респондентлар дәүләт ярдәме күләменнән дә канәгать түгел.

– ТКХ өлкәсенең торышын яхшырту (29,6 процент). Тармактагы төп кыенлыклар арасында белгечләр җитмәвен яки аларның белеме һәм тәҗрибәсе түбән булуын, шулай ук йорт эчендәге газ челтәрләренә һәм газ җайланмаларына техник хезмәт күрсәтү тәртибенең сыйфаты начар булуын атаганнар. Капиталь һәм агымдагы ремонт, инженер челтәрләрен, йорт яны территорияләрен төзекләндерү, дератизация, дезинсекция кебек коммуналь хезмәтләрнең сыйфаты да ризасызлык уята.

Исегезгә төшерәбез: 2025 елда Татарстанда бәяләр үсешенә юл куймау, халыкның керем дәрәҗәсен күтәрү, алкоголизм һәм наркоманиягә каршы көрәш өстенлекле максатлар буларак билгеләнде. Ул вакытта республикада яшәүчеләрнең 60,2 проценты – торакка, азык-төлеккә, ягулыкка һәм коммуналь хезмәтләргә бәяләрне «йөгәнләү», 33,3 проценты – халыкның керем дәрәҗәсен һәм социаль ярдәм чараларын арттыру өчен тавыш биргән. Респондентларның 27,4 проценты исә эчкечелек, наркомания проблемалары турында борчылу белдергән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре