Газетага язылу

2027 елда эшләмәүче россиялеләрнең пенсияләре күпмегә артачагын әйттеләр

Эшләмәүче россиялеләр өчен картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме 2027 елда 2,4 мең сумга арта, ягъни аның күләме 30 мең сумнан узып китәчәк.

Бу хакта РИА Новостига Россия Социаль фонды рәисе Сергей Чирков әйткән. "Картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме 2027 елда 2 466 сумга – 30 241 сумга кадәр артачак. Бу эшләмәүче пенсионерларның картлык буенча пенсиясенең уртача күләме", - дигән Чирков. Элегрәк Россия вице-премьеры Татьяна Голикова хәбәр итүенчә, 2027 елда иминият пенсияләре 1 февральдән 6,8 процентка һәм өстәмә рәвештә 1 апрельдән 3,3 процентка индексацияләнәчәк.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре