Шул көннән башлап иске үрнәктәге чит ил паспортларына балалар турында белешмәләр кертү туктатылачак. Бу хакта ТАСС агентлыгына РФ Иҗтимагый палатасының иҗтимагый контроль һәм гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү комиссиясе рәисе урынбасары Евгений Машаров хәбәр итте.
Мондый документларда элек ясалган билгеләр тиешле чит ил паспортын файдалану срогы тәмамланганчы үз көчендә кала.Әмма иске үрнәктәге документларга балалар турында яңа белешмәләр башка кертелмәячәк.
«Әлеге датадан башлап гражданнарга 14 яшькә кадәрге балаларына шәхси чит ил паспортлары рәсмиләштерергә кирәк булачак», – диде Машаров.
Хәзерге вакытта 14 яшьтән кечерәк бала, аның мәгълүматлары ата-анасының биш елга бирелгән чит ил паспортында күрсәтелсә һәм илнең кагыйдәләре моңа мөмкинлек бирсә, алар белән чит илгә сәяхәт итә ала. Мондый тәртип, аерым алганда, Мисыр, Таиланд һәм Төркиягә барганда кулланыла. Ә менә Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә бару өчен баланың үзенә чит ил паспорты кирәк була.
Эксперт сүзләренчә, соңгы елларда балаларны әти-әниләренең чит ил паспортларына кертү мөмкинлеге сирәгрәк кулланыла, чөнки ата-аналар аларга үзләренең шәхси документларын ешрак рәсмиләштерә башлаганнар.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез